Быел Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары институты оешуга 25 ел. Бу вакыт эчендә җәмәгать юстициясе системасы шактый зур үсеш кичерде, төбәк суд системасының аерылгысыз өлешенә һәм гадел хөкемне тәэмин итүнең халыкка иң якын торган мөһим инструментына әверелде.
Бу истәлекле вакыйга уңаеннан “Ватаным Татарстан” газетасы Казан шәһәре Киров районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы Земфира Рәшит кызы Җамалетдинова белән җәмәгать судьялары институтын үстерү, казанышлар һәм перспективалар турында әңгәмә корды.
“Тормышымны гадел хөкем системасы белән бәйләү турындагы карарны аңлап кабул иттем. Суд системасына мин юридик өлкәдә зур эш тәҗрибәсе туплагач килдем. Судта эшли башлагач алган беренче тәэсирләрем югары җаваплылык һәм һәр гамәлнең, һәр карарның никадәр мөһим булуын аңлау булды”, - дип сөйли Земфира Рәшит кызы үзенең һөнәри юлын башлап җибәргән чаклары турында
Узган чирек гасыр эчендә җәмәгать юстициясе институты сизелерлек үзгәрешләр кичерде. Җәмәгать судьяларының вәкаләтләре шактый киңәйде, халыкның аларга ышанычы артты, кадрларның тотрыклы составы формалашты, суд участокларының инфраструктурасы яхшырды. “Җәмәгать юстициясе суд системасының урыннарда хокукый җайга салуда мөһим роль уйнаучы аерылгысыз өлешенә әйләнде”, - дип ассызыклый судья.
Земфира Җамалетдинова фикеренчә, җәмәгать судларының чыннан да “халыкка иң якын судларга” әверелүе аеруча зур казаныш булды. Кешеләр анда үзләрен тыңлаячакларын һәм ярдәм итәчәкләрен белеп, курыкмыйча баралар. Судка кадәрге җайга салу механизмнарын кертү һәм килештерү процедураларын киң куллану да мөһим адым булды.
Интервьюның тулы версиясенТатарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында һәм “Ватаным Татарстан” газетасының басма версиясендә укыгыз.